tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабантуй батырына Татарстан Президенты бүләге – Лада Гранта машинасы биреләчәк
Сабантуй батырына Татарстан Президенты бүләге – Лада Гранта машинасы биреләчәк

Сабантуй батырына Татарстан Президенты бүләге – Лада Гранта машинасы биреләчәк

Бүген Ульяновск шәһәрендә XXII Федераль Сабантуй үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин, Ульяновск өлкәсенең Көрәш федерациясе вице-президенты Фәнис Җаббаров, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов, Ульяновск өлкәсендә Федераль Сабантуй уздыру буенча оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Руслан Гайнетдинов, “Ульяновск ипподромы” директоры Наталья Канакова катнашты.

Үз чыгышында Данис Шакиров милли бәйрәмебезгә 50дән артык регионнан делегацияләр килүе турында, ике көнлек программа кысаларында беренче көнне – ат чабышы, Татарстан һәм Ульяновскның сәнгать осталары катнашында концерт, ә икенче көнне рәсми ачылыш, төп чаралар һәм әлбәттә Сабантуйның йөзек кашы булган билбау көрәше узачагы турында сөйләде.

“Сабантуй батырына Татарстан Президенты бүләге – Лада Гранта машинасы биреләчәк”, – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе.
Оештыручылар әйтүенчә, XXII Федераль Сабантуйда 40 мең кеше катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*