tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүздәк районында “Буравой чишмәсе”нең ачылыш чарасы узды
Бүздәк районында “Буравой чишмәсе”нең ачылыш чарасы узды

Бүздәк районында “Буравой чишмәсе”нең ачылыш чарасы узды

Якын көннәрдә  Бүздәк районының Кәпәй- Кобау авылында урындагы тырыш, актив кешеләр ярдәме белән төзелгән “Буравой чишмәсе”нең ачылыш чарасы узды.
Чарада Бүздәк районы главасы Илнур Игдиев һәм башка шәрәфле кунаклар катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Кәпәй-Кобау халкын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар  конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләп, Васил Габтелгаяз улының сәламнәрен җиткерде һәм авылның милләтпәрвәрләренә һәм активларына Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларын тапшырды.

Чишмә янындагы корылманың авторы, чыгышы белән Кәпәй-Кобаудан булган, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов.

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*