tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә

ТР Мәдәният министрлыгы Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлавы турында искәртә.

«Гариза бирү кампаниясе 1 августта башланды һәм 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк», диелгән министрлык хәбәрендә.

Премиянең приз фонды – 600 мең сум. 200 мең сумлык өч премия – ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм «Халыкчан тавыш» номинациясенә бер премия тапшырыла.

  • 2020 елда Илһам Шакиров исемендәге премия Резеда Галимова, Филүс Каһировка, халыкчан тавыш иясе Флер Шакировка тапшырылды. Флер Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туганы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*