tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Кырык елдан соң очрашу

ВИДЕО: Кырык елдан соң очрашу

Моннан кырык ел элек, 1982 нче елда КПСС үзәк комитеты илебез халкын туклану продуктлары белән тәэмин итү һәм яшьләрне авылда калдыру максатыннан “Азык-төлек программасын” кабул итә. Нәкъ менә шул елны Апас районының Урта Балтай урта мәктәбен тәмамлаучы 18 кыз һәм 9 егет ул чактагы кебек әйтсәк, “үз теләкләре белән” туган авылларында калырга булалар. Дөресрәге, аларга аттестатлар бирелә, ләкин анда мөһер (печать) сугылмаган була. Яшьләр бер ел яңа ачылган терлекчелек комплексында эшлиләр. Ә алдагы елда инде аларны башка сыйныфлар алыштыра. Шулай итеп, коммунистлар партиясе карары тормышка ашырыла башлый. Беренче булып авылда эшкә калганнарның 8 е чыннан да, тормыш юлларын авыл белән бәйләп бүген дә Урта Балтайда гомер итәләр, гаилә корып балалар үстерәләр…. Беренче башлангычның башында торган әлеге егет-кызлар кырык елдан тәүге тапкыр туган якларында очрашуга җыелды. Үзе дә шушы сыйныфта укып, бер ел терлекләр караган хәбәрчебез Рамис Сафин әлеге очрашуның кайбер мизгелләрен безгә дә тәкъдим итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*