tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүздәктә “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узды
Бүздәктә “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узды

Бүздәктә “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узды

Республика җәмәгать оешмасының истәлекле көненә багышланган чара Бүздәк районында зур уңыш белән узды.

Агымдагы елның маенда “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасы 20 еллыгын билгели. Шушы уңайдан аның районнардагы бүлекчәләрендә күләмле чаралар үтә. Бүздәктә “Халкым бизәкләре” исеме астында узган бәйрәмне “Сәхибҗамал”ның төбәк бүлеге һәм район Хатын-кызлар советы оештырды.

“Түгәрәк өстәл” рәвешендә барган кичәнең татар халык иҗатына, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга багышлануы – тоташ “Сәхибҗамал” оешмасының милли мәсьәләләрдә өстенлекне гамәли-тормышчан алымнарга бирүенә анык бер мисал, безнеңчә. Җәмәгать оешмасының максаты да халык хәзинәләрен барлап, алар арасында иң асылларын саклап калу белән бергә, ядкарьләрне киләсе буыннарга тапшыруга юнәлтелгән дә бит инде. Бу җәһәттән, кичәне әзерләп алып баручы, “Сәхибҗамал” активисты Фиүзә Бурангулованың алган темасын тормышка ашыруга зур тырышлык салуын билгеләү мөһим.

Сүз халык шөгыльләре арасында хәзер инде югалуга барган һөнәрләр турында. Мәсәлән, кул эшләре осталары арасында палас сугучылар, киез итек басучылар азайганная-азая бара. Әмма Бүздәк төбәгендә мондый осталар бар икән әле. Канны Төркәй авылында яшәүче Рәмилә Мөфтахова – шуларның берсе. Кичәгә ул үзе суккан палас үрнәкләрен дә алып килгән. Ә борынгы һөнәр серләренә ул әнисеннән һәм картәнисеннән өйрәнеп калган икән.

Рәмилә Мөдәрис кызы осталык серләре белән дә уртаклашты. Мәсәлән, “Асалы палас” сугуның нечкәлекләре бүгенгегә кадәр саклана. Гомумән, башкортларда “асалы” әйтеме бизәк, бизәкләүне аңлата, әлеге ысулда палас сугучылар исә осталарның остасы саналырга хаклы.

Урзайбаш авылыннан килгән Лиза Кәлимуллина – киез итек, пима басу остасы. Әйтергә кирәк, җәмәгате Валерий белән алар әлеге вакытта да һөнәрләрен ташламый, алай гына да түгел – пима басу гаилә бизнесына әверелгән. Лиза ханым билгеләвенчә, ул шактый гына табыш чыганагы да, чөнки алар баскан пималарга ихтыяҗ зур. Монысы инде товарның югары сыйфатына бәйле, чөнки пималар эшләгәндә химик матдәләр кулланылмый, махсус калыпларда кул көче белән басыла.

Кичәнең программасы бик бай иде, эшлекле чаралар Бүздәк районы үзешчәннәренең концерт номерлары белән аралашып барды. Бәйрәм кунаклары да шулай ук мәдәни күчтәнәчләр белән килгән, алар арасында өстенлекне сәнгать һәм сүз осталары чыгышлары алып торды.

“Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова соңгы чордагы эшчәнлек нәтиҗәләренә йомгак ясады, агымдагы елга билгеләнгән чаралар белән таныштырды. Оешманың Уфаның Дим бистәсе бүлеге җитәкчесе Рима Әминева кул эшләре үрнәкләреннән торган зур күргәзмә алып килгән. Анда затлы көнкүреш әйберләреннән башлып, зәвык белән тегелгән һәм бизәлгән кием-салымга кадәр бар.

Кушнаренко районы вәкиле Резеда Сабитова – республикада билгеле иҗатчыларның берсе. Ул шигырьләр дә, көйләр дә яза, моңа өстәп, аларны оста итеп башкара да. Әйткәндәй, Резеда ханым “Сәхибҗамал” гимнын көйгә салучы да әле. Иҗаты белән туган төбәге Кыйгы районын данлаучы Ризида Мөхәммәтҗанова киң таралган җырлар авторы, нечкә хисле шагыйрә буларак танылу алган. Иҗади эшчәнлегендә янә бер якты вакыйга – күптән түгел генә аның яңа китабы чыкты, ул аны Бүздәк китапханәсенә бүләк итте. Бүздәк районында туып-үсеп, хәзерге вакытта Уфа төбәгендә яшәүче Тәнзилә Назарова армый-талмый иҗат үрләрен яулый, хәзерге вакытта ул – 3 китап авторы.

Җыр-моңга да, фәһемле-ялкынлы чыгышларга да бай булды “Сәхибҗамал” бәйрәме. Чарага йомгак ясап, Бүздәк районы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова һәм хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Лариса Ситдыйкова очрашуда катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Гадәттәгечә, кичә чәй табыны артында дәвам итте, анда хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Әлфидә Исмәгыйлова һәм Зилия Фәйзуллина дини темага әңгәмә үткәрде. Чара ахырында бәйрәм истәлеге итеп кунакларга махсус календарьлар таратылды. Әйткәндәй, чарада каттнашкан иҗатчылар тырышлыгы белән район китапханәсе яңа басмалар белән дә шактый тулыланды.

Республика күләмендәге чараның югары дәрәҗәдә уңышлы оештырылуының сере бәйрәмне әзерләүгә Фиүзә Бурангулованың барлык осталыгын, күңел җылысын салуы белән аңлатыла, әлбәттә. Гомумән, Бүздәкнең 2нче мәктәбе китапханәчесе төбәкнең җәмәгать эшчәнлегендә соңгы вакытта киң танылу ала бара. Сәләтле оештыручыга яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын!

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*