tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән Казан Ратушасында очрашты.

Хөкүмәт Рәисе Рөстәм Миңнехановка Евразия хөкүмәтара советы чараларын оештырган өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстан Президенты, үз чиратында, Россия Президенты боерыгы буенча Хөкүмәт тарафыннан оператив төстә гамәлгә ашырылган федераль ярдәм өчен Мишустинга рәхмәтен җиткерде.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов республикадагы эпидемиологик хәлләр турында да сөйләде. Бүгенге көндә Татарстанда тәүлегенә уртача 30-35 кешедә коронавирус йоктыру ачыклана. Республика башлыгы сүзләренчә, бүгенге көндә вакцинация приоритетта.

Татарстанга барлыгы 293 мең комплект вакцина кайтарылган, 234 мең кеше инде кадатырга өлгергән. Көненә якынча 5 мең кеше коронавирустан вакцина ясата. “Без әлеге саннарны үстерү өстендә эшлибез”, — диде Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*