tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы һәм Башкортстан язучыларына Илдар Юзеев премиясе тапшырылды
Чаллы һәм Башкортстан язучыларына Илдар Юзеев премиясе тапшырылды

Чаллы һәм Башкортстан язучыларына Илдар Юзеев премиясе тапшырылды

Чаллыда «Мәйдан» журналы үзенең Татарстан язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды.

«Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә. Быел Чаллыда яшәүче шагыйрь Данис Хәйруллинга, Башкортстан шагыйре Дилбәр Булатовага бирелде», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Премиягә ике номинант өстәлгән — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла.

Өченче премия хәзер Чаллы театрында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылган. Илдар Юзеев исемендәге медальгә эшмәкәр Рамил Ахунов лаек булган.

Премияне тапшыру тантанасы «Энергетик» мәдәният сараенда үтте.

Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татмедиа» АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашкан.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*