tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфган татарлары үз милләтен рәсми рәвештә паспортка күрсәтә ала
Әфган татарлары үз милләтен рәсми рәвештә паспортка күрсәтә ала

Әфган татарлары үз милләтен рәсми рәвештә паспортка күрсәтә ала

Хәзер документта “татар” дигән графа барлыкка килде. Моңа кадәр мондый мөмкинлек булмады. Һәм Әфганстанда яшәүче татарлар үз милләтен паспортта күрсәтә алмады. Ниһаять, мәсьәлә уңай хәл ителде.

Әфганстан татарлары Татарстан белән элемтәләрне ныгытырга тели. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алар белән берничә тапкыр телекүпер аша очрашулар уздырды. Анда Ислам республикасының төрле провинцияләрендә яшәүче татар эшмәкәрләре, дин әһелләре, депутатлар, яшьләр катнашты. Һәм әлеге очрашулар вакытында әфган татарлары үз милләтләрен паспортта күрсәтә алмау мәсьәләсен дә күртәрде. Татар телен өйрәнергә теләүләре, курслар оештыруны да сорадылар. Вице-Премьер Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәге хакында әйткән иде. Инде үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәләре дә күренә башлады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*