tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Буада районнарның милли мәгариф буенча хисапларын бәяләде
Васил Шәйхразыев Буада районнарның милли мәгариф буенча хисапларын бәяләде

Васил Шәйхразыев Буада районнарның милли мәгариф буенча хисапларын бәяләде

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнарының мәгариф һәм мәдәният буенча хисапларын бәяләде.

Буада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган түгәрәк өстәл узды. Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары вәкилләре мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәлә буенча хисап тотты. Төп игътибар мәктәпләрдә туган телдә белем бирүгә юнәлтелде.

Васил Шәйхразыев белән килгән эшче төркемендә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре бар иде.

«Телне һәм халыкларны саклау буенча чараларның төп өлеше авылларда һәм муниципаль районнарда уза. Шәһәр турында сөйли башлаганда, интеграцияләнү күзәтелә», — диде Шәйхразыев.

ТР Премьер-министры урынбасары районнар биргән хисапта анда яшәгән һәр милләт турында мәгълүмат булырга тиешлеген ассызыклады. Ул шулай ук башка республикалар белән дә тыгыз элемтәдә торырга кирәклеген әйтте.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*