Чаллы дәүләт курчак театрының үз бинасы булачак — театр коллективы Чаллы татар дәүләт театры эшләгән бинага күчәчәк. Бу хакта мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында «Мәдәният» милли программасы буенча уздырылган брифингта сөйләде.
«Быел безне зур тантана көтә — Чаллы театры яңа бинага күченәчәк. Театр өчен шәһәрнең «Колизей» бинасы ремонтлана. Ә менә аларның бинасы курчак театры өчен яраклаштырылып ремонтланачак», — диде министр.
Хәзерге вакытта Чаллы курчак театры мәктәп бинасында эшли. Чаллы татар дәүләт драма театры эшләгән бина курчак театры таләпләренә туры китереп төзекләндереләчәк.
Рузилә Мөхәммәтова