tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда төшерелгән фильм интернетка куелды
Чаллыда төшерелгән фильм интернетка куелды

Чаллыда төшерелгән фильм интернетка куелды

Чаллыда төшерелгән беренче тулы метражлы нәфис фильм – «Күкәйле гөл» комедиясе байтак финанс һәм тикшерү проблемаларын кичеп, ниһаять, интернетта пәйда булган.

«Фильмны интернетка куйган. Теләгән кеше youtube аша карый ала», дип хәбәр итте режиссер Рамил Таҗиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Фильм «Практика (Күкәйле көл)» исеме белән чыккан. Аны ике көн эчендә 700 дән артык кеше караган.

Фильм 2017 елда төшерелә башлаган иде. Авторларга проект өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының кинопроектларга ярдәм йөзеннән бирелүче субсидиясе бирелгән. Фильмның вакытында чыга алмау сәбәпләре турында «Татар-информ» хәбәрчесенә идея авторы һәм куючы режиссер Рамил Таҗиев сөйләгән иде.

Фильмда Чаллы театры артистлары төшкән. «Бу бит – Чаллы кешеләре тарафыннан Чаллыда төшерелгән беренче нәфис фильм иде. Анда безнең театрдан күп артистлар катнашты – риза булып бушка эшләдек. Бик яратып эшләдек», дигән иде театр актеры, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов.

Фильмның сюжеты: Авыл хуҗалыгы институты студентлары Илдус, Галимҗан һәм Рөстәм практикага Тукай районының Биклән авылына кайта. Иске йорт чормасында алар Пугачев явы вакытыннан калган («Иван Грозный вакытыннан калган» диелгән варианты да бар) иске карта табалар. Бу карта хәзинәгә илтә икән. Ә хәзинә артыннан куучылар тагын да табыла…

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*