tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабантуйга бүләк җыячаклар
Казанда Сабантуйга бүләк җыячаклар

Казанда Сабантуйга бүләк җыячаклар

23 нче июнь көнне Казанда традицион Сабантуйга бүләк җыю йоласы узачак. Бу хакта чарага багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Конференциядә шулай ук Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Рестораторлары һәм отельерлары Ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.

– Берничә атна дәвамында Сабантуй Татарстан, Россия һәм башка илләр буйлап үткәрелә. Бу татар халык бәйрәмендә традицион элементлар да, яңалыклар да бар. Быел бәйрәмнәр эчтәлекле итеп эшләнде һәм барыбызны да милли мәдәният һәм традицияләр чыганакларына кайтарды. Казанда узачак Сабантуй кунакларын да бәйрәмгә милли кием элементлары яки хәтта тулаем милли костюм киеп килергә чакырам. Традицияләр һәм яңалыкларны кушу яшьләр арасында бик популярлашты, – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Фазлыева.

– Бүләкләр җыю 4 маршрут буенча оештырылачак. Җиде җигүле ат Казанның үзәк урамнары буйлап узачак һәм башкалабызда яшәүчеләрдән һәм кунаклардан бүләкләр кабул итәчәк. Үзенең бүләкләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тапшырачак. Барлык маршрутлар да Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда кушылачак., – диде ТР Рестораторлары һәм отельерлары Ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Сабантуйга бүләкләр тапшыруда Бөтендөнья татар конгрессы да катнашачак. Бүләкләрне оешмалар гына түгел, теләге булган һәркем бирә ала.

Сабан туе 24 нче июнь көнне өч мәйданда – Тынычлык торак массивы янындагы Каенлык, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык һәм Аккош күлендәге урман-парк зонасында узачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*