tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тагын бер «Дуслык күпере» салынды
Тагын бер «Дуслык күпере» салынды

Тагын бер «Дуслык күпере» салынды

12 июнь көнне чираттагы XXYIII «Дуслык күпере» региональ өлкә фестивале Россия көнен бәйрәм итү белән берлектә Төмән өлкәсенең милләтләр эшләре комитеты, өлкә мәдәният департаменты, милли оешмаларның Координацион советы оештыруында Төмәннең 400 еллык мәйданында үтте.

Быел да шәһәрнең меңләгән халкын һәм кунакларын милли мәдәниятләрнең матур төсләре һәм бәйрәм кәефе каршы алдылар.

Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор халыкны мөһим дәүләт бәйрәме белән котлап, нәкъ менә халыклар бердәмлегендә илнең көче, дип билгеләп үтте. «Без бергә булганда теләсә нинди тарихи чакыруларга җавап бирә алабыз. Без барыбыз да төрле, ләкин уртак кыйммәтләребез бар. Аларның иң мөһиме – Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык. Себер җирендә һәрвакыт күп милләтләр яшәгән. Безнең территорияне үзләштерү тарихында алар бер зур уртак эш башкарды. Ата-бабаларыбыздан килгән милләтара татулык традицияләре бүген дә зур, күпмилләтле гаилә булып яшәргә мөмкинлек бирә. Ел саен Россия көнендә «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале уза, ул кунакчыллык атмосферасына чумарга, гореф-гадәтләрнең, һөнәрләрнең һәм кухняларның искиткеч һәм күптөрлелеген күрергә мөмкинлек бирә. Милләтара дуслык ярдәмендә генә без Россияне тагын да бөек итәрбез дип ышанам», – диде сәхнә түреннән губернатор.

Александр Моор төбәкнең милли берләшмәләре вәкилләре, төмәнлеләр белән бергә РФ гимнын башкарды. Гимнны башкарганда һәркемнең йөзендә җитдилек, горурлык хисе чагылды.

Бу юлы фестивальдә 24 милләт халкы катнашты. Александр Моор делегация белән мәйдан буйлап тезелгән «милли йорт»ларга уздылар. Хөрмәтле кунаклар һәр «йорт»та халыкларның көнкүреше, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштылар. Безнекеләр кунакларны дистәләгән төрдәге милли аш, татар җыр-моңнары белән каршы алдылар. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина бәйрәмне оештыруда булышучыларга рәхмәтен белдерде.

Көн дәвамында сәхнәдән төрле милләт халыклары үзләренең иң яхшы чыгышларын күрсәттеләр. «Без – бергә» дип аталган концерт программасын халык бик яратып карады. Мәйдан буйлап йөргәндә, кешеләрнең йөзләрендә елмаю, ачык төстәге милли киемнәрне күрү күңелле иде.

Өлкәбезнең милли иҗтимагый оешмалары катнашында үткән фестиваль төмәнлеләрнең үз илләрен яратуларын, дус-тату яшәгәнлекләрен тагын бер кат исбатлады. Иң мөһиме, бу бәйрәм бүген Россиядә яшәүче барлык кешеләрне берләштерә.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.
Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*