tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаңгы шуу гомерне озынайта
Чаңгы шуу гомерне озынайта

Чаңгы шуу гомерне озынайта

Самара өлкәсендә  «Мәчәләйнең чаңгы юлы-2024» ярышлары үткәрелде. Кунакчыл Мәчәләй авылына Самара өлкәсенең төрле почмакларыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм Татарстаннан 150ләп чаңгычы килгән иде. “Мәчәләйнең чаңгы юлы” ярышлары елдан-ел үткәрелеп килүче даими вакыйгага әверелеп бара. Аны оештыручылар да абруйлы, туган җирләрен яратучы кешеләр – Хөснулла Хәсән улы Сапуков һәм Равил Зәйнулла улы Искәндәров. Һәрберсенең казанышлары һәм яхшылыклары турында озак сөйләргә булыр иде. Аларны районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә бик яхшы беләләр.

Чаңгы ярышлары, гадәттәгечә, Россия гимнын башкару белән ачылды.
Беренче сүзне җирлек башлыгы Равил Уразмәтов алды. Ул, җәяүле буранга карамастан, ярышка килергә мөмкинлек тапкан спортчыларга рәхмәт сүзләре әйтеп, уңышлар теләде. Похвистнево районы башлыгы урынбасары Сергей Черкасов та, чаңгыга баскан якташларын котлап, югары дәрәҗәдә күләмле бәйрәм үткәрелүенә сөенеч һәм горурлык хисләре белдерде. Аләм күтәрү хөрмәте әлеге ярышларны үткәрү инициаторларының берсе булган Хөснулла Сапуковка тапшырылды. Ул да чаңгычылар саны күп булу белән канәгать булуын белдерде, барыбызга да сәламәтлек, күңелле стартлар һәм җиңүләр теләде.

Ярышларның рәсми өлеше баш судья ролен үз кулларына алган Равил Зәйнуллович чыгышы белән тәмамланды. Ул ярышлар, урыннар бирү тәртибен аңлатты һәм уңышлар теләде. Чаңгычылар стартка әзерләнә башладылар, ә тамашачылар татар көйләренә өздереп бии калдылар.

Бу көнне 24 старт планлаштырылган иде. Җиңүчеләрне котлау барлык ярышлар да тәмамлангач уздырылачагы турында хәбәр иттеләр. Шуңа күрә беркем дә таралмады, ярыш ахырын көттеләр.

Мәчәләй чаңгычылары турында аерым әйтеп үтәсем килә. Быел аларның саны күзгә күренеп арткан, бигрәк тә мәктәп балалары куандырдылар. Ләкин тагын да күбрәк булсалар, яхшырак булыр иде. Авыл данын да күтәрәсе бар бит әле.
“Мәчәләй” төркемендә беренче урынны – Фәйзали Мәхмәдалиев, икенче – Сайумар Әхмәтов һәм өченче урынны Сәгыйть Искәндәров яуладылар.

Чаңгы трассасын җәй көне үк әзерли башлауларын беләсезме соң? Ул ел буе әзерләнә, аннан төзәтмәләр дә кертелә. Бик четерекле эш икән ул. Бу эштә катнашкан авыл кешеләренә чиксез рәхмәтләребез.
Бәйрәмне оештыру осталыгы турында да әйтеп үтәсе килә. Мәчәләй авылы кунакчыллыгы белән аерылып тора, ә халкы ачык күңелле һәм бик тә ярдәмчел. Безнең авыл кунаклар каршылый белә инде! Берәр чара үткәрергә алынсак, кунаклар безгә кабат килерлек булсын дип тырышабыз, энәсеннән җебенә кадәр тел-теш тидермәслек итеп эшлибез. Ышанмасагыз, килеп күрегез! Шуңа да безнең авылда үткәрелүче чараларда халык күп була. Оештыручыларның эшен бәяләүче иң уңай күрсәткеч ул. Менә бу ярышларда да беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәде. Яшь балалар өшеп тормасын өчен төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды, ата-аналар һәм әби-бабайлар алар өчен җан атты. Ә ахырда җиңүчеләргә татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Биредә Бөек Ватан сугышы вакытындагы корал экспозициясе дә оештырылган иде. Аларны тотып карарга да, фотога төшәргә дә, корал тарихын ишетергә дә мөмкин иде.

Ашау мәсьәләсе дә уңай хәл ителгән. Салкында урамда ашау түгел инде, җылы бүлмәдә чишенеп утыруга һәм тәмле итеп ашауга ни җитә? Кайнар чәй, кәнфит-печенье һәркемгә дә бушлай таратылды. Ә әле иртән генә исән булган бәрән итеннән ясалган шашлык һәм хуш исле пылау, табадан төшкән вак бәлеш һәм бөккәннәрне теләгән кеше сатып алды. Мондый тәмле ашамлыкларны авыз итмичә китеп буламыни?

Быелгы спорт бәйрәмен бу кадәр оста итеп оештырган СХП “Восток” җитәкчесе Ренат Искәндәров, «Г.Раф» фирмасы җитәкчесе Рәфыйк Газизовка, Похвистнево эшкуарлары Равил Галимуллинга, Римма Тайбулатовага, КФХ җитәкчесе Халит Йосыповка, “Радуга” җәмгыяте директоры Гамил Субеевка, эшкуарлар Радик Мөрхәбинов, Денис Кашаев, Раил Субеев, Андрей Лезов, Халит Субеев, Абдулла һәм Халидә Хәсәновларга һәм Рафаэль Бәхтиевка рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Үземнән дә берничә сүз әйтәсем килә. Шушы спорт бәйрәмендә катнашы булган һәр кешегә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Кече Ватаным булган Мәчәләй авылым халкы белән горурланам. Барыбызга да исәнлек-саулык, эшләребездә уңышлар һәм җиңүләр телим! “Мәчәләй чаңгы юлы-2025” ярышларында очрашуга кадәр!

Зөлфия Искәндәрова

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*