tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәлил бистәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап мәдәни чаралар узды
Җәлил бистәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап мәдәни чаралар узды

Җәлил бистәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап мәдәни чаралар узды

Республикабызның нефть төбәкләренең иң матур шәһәрчеге – Җәлил бистәсе халкыбызның каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен горур йөртә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышлап бистәбездә даими төрле мәдәни чаралар, очрашулар, шигырь бәйрәмнәре үткәрелеп киленә. Бүген шагыйрьнең тууына 118 ел тулуга багышлап бистә күләмендә зур митинг үткәрелде, М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.

“Дан һәм Хезмәт” музеенда урта мәктәп укучылары һәм укытучылары, хезмәт ветераннары катнашында Җәлил шигырьләрен уку буенча мәктәплрдә узган конкурска нәтиҗәләр ясалып җиңүчеләр билгеләнде. Геройның язмышына багышланган, патриотик рухта булган “Маобит дәфтәре”, “Кызыл ромашка” фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде. Шулай ук музей хезмткәрләре тарафыннан Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә багышланган “Батырлар залы” экспонатлары һәм аларның тормыш юлы белән дә таныштылар.

Бүгенге көнебез тагын бер шатлыклы хәбәр алып килде, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе (2024 ел өчен) – балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә, ветеран укытучыбыз, оешмабызның активы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рухия Ахунҗановага бирелде. Рухия Фәхразый кызын барлык ак калфаклылар исеменнән ихлас тәбриклибез!

“Ак калфак” оешмасы, Җәлил бистәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*