tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклы китапханәләренә – татарча китаплар
Чардаклы китапханәләренә – татарча китаплар

Чардаклы китапханәләренә – татарча китаплар

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе милли телләрне саклап калып үстерү дәүләт программасы буенча Чардаклы районы китапханәләренә татар телендә китаплар бүләк итеп тапшырды. Без авыл китапханәләре өчен Казаннан 1500дән артык китап алып кайттык.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең халыкара һәм төбәкара китаплар белән алмашу бүлеге безнең Чардаклы районы китапханәләренә 1500 китап бүлеп бирде. Бу китапларны без “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” дип исемләнгән дәүләт программасы буенча түләүсез алдык. Әлеге дәүләт программасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче ватандашларны татар һәм рус телендәге милли, төбәкне өйрәнү китаплары белән тәэмин итүне күздә тота.

Бүләк итеп бирелгән китапларны Татарстан башкаласыннан Чардаклыга кайтартырга татар теле һәм мәдәниятенең киләчәк язмышына битараф булмаган милләт җанлы, юмарт Казан эшмәкәре ярдәм итте.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китаплар белән алмашу бүлеге хезмәткәрләренә һәм безгә бәһасез ярдәм күрсәткән Казан эшмәкәренә (исем-фамилиясен язмавыбызны үтенде) олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Ә культура волонтерлары 1600гә якын китапны машинадан ташып, библиотека киштәләренә урнаштырырга булыштылар. Аларга да рәхмәт сүзләребезне юллыйбыз.

Хәзер районыбыз китапханәләре фондында классик татар язучылары һәм шагыйрьләренең бик күп әдәби әсәрләре бар. Өлкән буын вәкилләрен, яшьләр һәм балаларны китапханәләребездә көтеп калабыз!

Венера ЗАЛЯЛЕТДИНОВА,

Чардаклы районы.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*