tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әйләнеп кайтыр күк яшьлек салкын суларын эчкәч…”
“Әйләнеп кайтыр күк яшьлек салкын суларын эчкәч…”

“Әйләнеп кайтыр күк яшьлек салкын суларын эчкәч…”

Чишмәләр — яшәү чыганагы, авыл халкының уңганлык көзгесе. Әнә бит, Башкорстанның Борай районы Йомакай авылының тау арасыннан салмак кына агып яткан Муса чишмәсе дә бәйрәмчә бизәнеп, кунаклар җыйды. Аңа яңа матурлык өстәгән уңганнар да, бәйрәмне оештыручылар да, күмәкләп чишмә бәйрәменә килгән авыл халкы да зур дулкынлану хисләре кичерде.

Бәйрәмдә башкаладан килгән хөрмәтле кунаклар – Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, төрле районнардагы бүлекчә җитәкчеләре һәм аның актив әгъзалары катнашты.
Кызыл тасманы кисеп, чишмәне ачу хокукы күркәм эшне башлап җибәр-гән һәм чишмә яны корылмаларын әзерләп, башка авылдашларын да изге эшкә өндәгән осталар — Айдар Солтановка, Ришат, Гөлчәчәк, Ринат Сит­дыйковларга тапшырылды. Тәүге сүз авылның хөрмәтле мулласы Фәрис Сафинга бирелде, ул бәйрәмне дога белән башлап җибәрде. Чишмә барлыкка килгәннән башлап үткән еллар эчендә аны тәрбияләп һәм чистартып торган, инде бакыйлыкка күчкәннәрнең дә рухына багышлап дога кылынды.

Яңгырлы көннәр арасында бу изге гамәлгә бүләк булып бирелгән кояшлы, җилсез, җылы көнгә шатланып, бәйрәм сөенечендә йөзәбез. Чишмә янын бизәп үрелгән читәннәр, суга килгәннәр өчен утырып ял итү, табигатькә хозурланып алу өчен эскәмияләр, элекке тормыш рәвешен чагылдырып, читәнгә эленгән чүлмәкләр, бизәкле көянтәләр, чиләкләр — барысы да зур тамаша булачагын күрсәтеп тора. Читәнен дә үзе үреп, авылдашларын да оештырып, бәйрәмне югары дә­рәҗәдә алып барган күркәм эш­ләре белән районыбызга билгеле уңган ханым Альбина Нәфыйкова кунакларны чишмә янына чакырды. Аль­бина Кадим кызының әнкәсе Рә­физә апа Баһманова, өлкән яшьтә булуына карамастан, аның ничек барлыкка килүе тарихын сөйләде. Рәфизә апа­ның дәү әтисе Муса Төхвәтуллин дусты белән басудан эштән кайтканда тау буена утырып ял итеп алырга булалар. Бу хәл 1800 елларга туры килә. Муса дигән кеше үзе сөйләшә, үзе урагының очы белән җиргә төрткә­ләп утыра һәм, утыра торгач, чокылган урында җир дымлана башлый, җирне тишеп су килеп чыга. Муса, көрәк алып, чокып караса, чишмә күзләре табыла. Яхшылап чокып, агач чиләк утыртып куя ул бу урынга. Авыл хал­кының бер­дәнбер су чыганагына әве­релә чишмә. Сугыш елларында суы бетеп тә тора аның. Рәфизә апага баш­калар да кушылып, ишеткән-бел­гәннәре белән уртаклашты. Бу турыда элекке укытучы Флорида Хаматова да бик аңлаешлы итеп сөйләде. Авылыбыз элек-электән суга кытлык кичерде: кое авылда бер урында гына иде, авыл зур булгач, чишмәләр дә ерак, алары да мул сулы түгел. Әлеге Муса чиш­мә­сеннән су алырга берничә сәгать чират торган чаклар бар иде, чөнки суы әз, әкрен ага. Кем — ат, кем — көянтәләп, кемдер бер тәгәрмәчле арба белән су ташып көн күрдек, ди алар. Безне әнә шул арба (“тачка” диләр алар) кызыксындырды. Башка авыллардан килгән­нәр бу су ташу җайланмасын белмәгән. Суны ерактан ташулар да төрле чаралар кулланырга мәҗбүр иткәндер.

2009 елда Муса чишмәсе тагын бер яңарыш кичерә — чишмәнең күзлә­рен тазартып, калай түбә астына кертәләр. Чишмәнең аккан җиренә шул-кадәр күп еланнар ияләшкән була, Ильяс исемле авылдашыбыз еланнарны кулы белән ала да ташлый, ала да ташлый икән, алар янә шуышып шунда киләләр, кемнәрдер куркып, бирегә суга йөрми башлый. Чишмә шул елларда тагын да чистарып, халык эчәр сулы булып кала.
Тарих белән үрелеп барган сөйлә­шүләргә кушылып, кунаклар да күркәм чишмә күренешендә урын алды.

Район хакимияте вәкиле Илшат Камалов чишмәне төзекләндерүдә катнашкан авыл уңганнарын мактап, хакимият исеменнән Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Төп эшне башкаручылар белән бер­рәттән, Илгиз Галиев, Илгиз Баһманов, Рифат Галиев, Рөстәм Мирхәйдәров, Венер Хәмәдуллин, Булат Фазлыев, Рөстәм Фазылов кебек эш вакытында ярдәмгә килүчеләр дә булды.

Люция Вафинаның да чыгышын авыл халкы йотлыгып тыңла­ды. Халкыбызның кичергән язмышы, ак калфак тарихы, “Ак калфак” оешмасының эшчән­леге һәм башкалар турында ишетү күпләргә үткәннәрдән халкыбыз авазы булып яңгырады. Люция Ябир кызы да халкыбыз йолаларын яңартуда, киләчәк буынга тапшыруда башлап йөргән, иҗади активлыгын кызганмый эшләгән хатын-кызларыбызга бүләкләр алып килгән иде. Нефтекама шәһәреннән бәйрәмгә дип кайткан Йомакай авылы кызы Миләүшә Җи­һаншина — шәһәрдә эшләп килгән “Ак калфак энҗеләре” оешмасының актив әгъзасы. Ул да бәйрәмнең уртасында булып, эшләре турында сөйләп, авылдашларына үзе ясаган калфакларны бүләк итте.

Рәфизә апаның яшьлегендә генә җырланган халык җырларын башкаруы, “Җитенкәй” коллективы, Флүс Шәрифҗанов, Мадис Фәрхет­диновның җырлары, Флүзә Газизо­ваның чиләк­ләр белән биюе, Фәнзия Мәкъсүтова, Рәфизә Баһ­манова, Әнисә Нуриева шигырь­ләре бәйрәмгә ямь өстәде. Чиш­мә янында яңа ачылган чишмә суы белән кайнап утырган борынгы самавырлардан чәй эчеп, авыл халкы пешереп алып килгән татар халык ашларыннан авыз итеп, бәйрәмне дәвам иттек.

Авылның өлкән яшьтәге апалары Альбина Кадим кызына чиксез рәх­мәт сүзләрен җиткерде.

Әйе, Альбина Нәфыйкова халкыбыз йолаларын, уңган авылдашлары башкарган эшләрне башкаларга күрсәтергә һәрвакыт атлыгып тора. Көндәлек тормышта һәр хатын-кыз башкарган эшләрне башкарып, төн йокламый эш станокларында паласлар сугып, сарык йоныннан һәм җитеннән шәлләр тукып, ял иткән арада менә шундый бәйрәм чараларын да җиренә җиткереп үткәрә ул.
Чишмәләр турында шагыйрьләр матур шигырьләр язган, авылның эшчән халкын, аның эчәр суын данлаган.

Йортларыбызда нинди генә уңай­лыклар булса да, чишмә­ләргә барып, аккан суларга карап, күңелләребезне бушатыйк, учларыбызга алып су эчеп, сандугач җырларына кушылып, аккан челтер көйләрен тыңлап, көянтәләп су алып кайтыйк. Без­нең халык шулай яшәгән!

Фәнзия Мәкъсүтова.
Борай районы.

Чыганак: kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*