tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чардаклы татарлары»
«Чардаклы татарлары»

«Чардаклы татарлары»

Ульяновскиның «Печатный двор» басмаханәсендә «Чардаклы татарлары — Чердаклинские татары» дип аталган китап дөнья күрде. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенәбагышланган китапның авторлары — Чардаклы районының Мактаулы гражданины, җирле татар автономиясенең почетлы рәисе Җәмил Хакимов hәм төбәк тарихын өйрәнүче Наилә Шакирҗан кызы.

    576 биттән торган hәм халкыбызның үзаңын уятуга, яшь буында милли горурлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән китап татар халкының данлы вә шанлы үткәне, Россия тарихында татарларның урыны, мәшhүр милләттәшләребез hәм безнең җирлектә динисламның таралуы белән таныштыра. «Кемнәр алар — татарлар», «Болгарда сәхабәләргә hәйкәл», «Без – мәңгелек халык», «Минин белән Пожарский — этник татарлар», «Гитлерның шәхси дошманы» дип исемләнгән тирән мәгънәле язмалар зур кызыксыну тудыралар. Шулай ук шушы төбәкнең җиде татар-мөселман авылы — Татар Колмаеры, Папау, Яңа Кызылсу, Yрән, Абдулла, Әсән hәм Иске Yрәнбаш авылларының тарих сәхифәләре, күренекле шәхесләре hәм бүгенге көне дә күрсәтелгән. Гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле басманың икенче бүлегендә Чардаклы районы татарларының әйдәманы Җәмил Әхмәтсафа улы Хакимовның тормыш hәм хезмәт юлы, милләтебезгә тугрылыклы хезмәттә үткәргән гомер еллары тасвирлана.

— Без бу китапны район татарлары белән бергә яздык. Аны әзерләүдә мәдәният hәм мәгариф хезмәткәрләре, хөрмәтле ветераннар, автономия активистлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, милләт язмышына битараф булмаган яшьләр катнашты, шуңа күрә әлеге басманы, hич тә икеләнмичә, халык китабы, дип атарга була,- ди Наилә Шакирҗан кызы.

http://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*