Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә татар гаиләләренең беренче өлкә “Татар гаиләсе” бәйгесенең финалы узды
Чиләбе өлкәсендә татар гаиләләренең беренче өлкә “Татар гаиләсе” бәйгесенең финалы узды

Чиләбе өлкәсендә татар гаиләләренең беренче өлкә “Татар гаиләсе” бәйгесенең финалы узды

29 октябрьдә Чиләбе өлкәсендә татар гаиләләренең беренче өлкә “Татар гаиләсе” бәйгесенең финалы булды. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды белән берлектә уздырылды.

Барлык җанатарлар һәм татар мәдәниятен бәяләүчеләр 29 октябрьдә 17.00 сәгатьтә балалар филармониясенең уңайлы залына чакырылган иде.

Биредә татар эстрадасы йолдызлары, иҗат коллективлары чыгышы белән бай концерт программасы, бәйгенең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.Татар телен, татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен, мөхитен саклап яшәүче 30 татар гаиләсе Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле буләкләр белән буләкләнделәр.

Билетлар сатудан җыелган барлык акчалар Чиләбе шәһәренең Җәмигъ мәчете төзелешенә җибәрелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*