tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән авылы хатын-кызлары шәл бәйли
Чирмешән авылы хатын-кызлары шәл бәйли

Чирмешән авылы хатын-кызлары шәл бәйли

Район үзәк китапханәсендә бер төркем хатын-кызлар – “Җитез куллар” түгәрәгенә йөрүчеләр бу көннәрдә шәл бәйләп бетереп, яңа эшкә керештеләр – җырлый-җырлый, ыргак белән, мунчала үрә башладылар.

– Бу түгәрәк инде биш ел эшли, аның составы да бераз үзгәрде, – ди түгәрәк җитәкчесе Әлфинә Батыршина. – Атнага бер тапкыр җыелабыз, бергәләшеп нинди генә кул эшләре эшләмәдек. Ярдәмчебез, укытучыбыз – интернет. Бергәләп киңәшәбез дә, видеолар карый-карый өйрәнәбез. Флера апа Минхәерованың фантазиясе зур, еш кына ул үзеннән дә яңалык кертеп җибәрә.

Бу түгәрәктә заманында төрле тармакларда эшләгән, төрле һөнәр ияләре шөгыльләнә. Алар шунда серләшеп тә ала, дөнья хәлләре турында да сөйләшәләр. Куллары эшли, төрле әйтемнәр дә әйтәләр, җырлыйлар, табышмаклар чишәләр. Анысы да файдалы – уйлау сәләтен арттыра.

– Түгәрәккә килү көнен көтеп торабыз. Ватсапта группабыз бар, шуннан хәбәрләшә-хәбәрләшә көне буе әзерләнәбез, – дип елмая Гакилә апа Нуретдинова. – Эшләгән вакытта бәйләргә, чигәргә вакыт булмады, 30 елдан соң кабат кулга бишэнә алдык.

Гомере буе укытучы булып эшләгән Гакилә Габдерәхим кызы ай саен бер шигырь ятлый, түгәрәккә килгәч аларны яттан укып күрсәтә.

– Әниләр көне алдыннан җыелгач, Гакилә, Рәмзия Габделхакованың “Әни килде” шигырен сөйләп, елатты, – диде Флера апа. – Бергә җыелгач, баштагы бөтен начар уйлар тарала, җанга тынычлык табабыз, күтәренке кәеф белән таралышабыз. Гомер буе бәйләсәм дә, моңа кадәр ыргак белән эшләгәнем юк иде.

Гөлнәзирә Биктаһирова белән Флера Минхәеровалар түгәрәк эшли башлаганнан бирле биредә. Яшь вакыттан ук башлык, шарф кына түгел, свитерлар, юбкалар да бәйләгән осталарга яңа әйберләр өйрәнүнең авырлыгы юк. Гөлнәзирә апа картиналар да чигә. Аның бу иҗат җимешләре ике дистәдән дә артып киткән.

Оста куллар кулъяулык та чиккәннәр, башмаклар да бәйләгәннәр. Алар кул эшләрен монда башлыйлар һәм өйдә дәвам итәләр. Кабат җыелгач, бер-берсенең эшенә карыйлар, ялгышлар, хаталар тапсалар аны төзәтеп җибәрәләр. Кыскасы, бер гаилә кебек, үзара ярдәмләшеп эшлиләр. Шәл бәйләгәндә, күбрәк, Гөлнур апа Гайфетдинова “укытучы” булган, моңа бик тиз төшенгән. Ул инде ике шәл бәйләргә өлгергән.

Шәлләр әзер булгач, кул осталары, “Шәл бәйләдем” җырын җырлап, биеп тә алдылар.

– Әлфинә безгә шөгыльне табып кына тора, өй эшләре дә бирә, – дип шаяртып алды Разыя апа Сөләйманова. – Өйдә эшләгәндә нәрсә дә булса килеп чыкмаса, аңа шалтыратабыз. Ул барын да аңлата, үзе күрсәтеп, видеолар да җибәрә.

Түгәрәккә йөрүчеләр китапханәгә килгәч буш китмиләр, китаплар да алалар. Китап укырга да вакыт табалар алар.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*