tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балаларны тәм-томнар пешерергә дә өйрәткәннәр
Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балаларны тәм-томнар пешерергә дә өйрәткәннәр

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балаларны тәм-томнар пешерергә дә өйрәткәннәр

Мәктәп укучыларының кышкы каникул көннәрендә район үзәгенең Мөшбикә мәчетендә балалар лагере эшләде.

Бирегә йөргән утызлап бала өчен көн саен мавыктыргыч чаралар оештырганнар.

-Тәмле ризыклар пешерү, татар костюмы (түбәтәй һәм калфак) элементлары чигү, бисер белән эшләү, шулай ук финанс белеме дәресләре буенча мастер-класслар – барысы да бик кызык үтте. Дин фәннәрен өйрәнүдән тыш, без һәм балалар татар галимнәре тарихын да белдек, боз сараена һәм кинотеатрга бардык. Боларны оештыручыларның, булышучыларның барысына да рәхмәт, – ди мәчет имамы Хәбир хәзрәт Ханов.

nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*