tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буада киңәшмә үтте
Буада киңәшмә үтте

Буада киңәшмә үтте

Буа мәдрәсәсендә көньяк-көнбатыш төбәге мөхтәсибәтләренең Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстан Республикасының Архив эшен үстерү буенча бүлек җитәкчесе Салихова Лилия Рәшит кызы, әйдәп баручы консультант Гыйниятуллина Чулпан Марат кызы, Буа архивы җитәкчесе Самерханова Ләйсән Роберт кызы, Буа мәдрәсәсе мөгаллимнәре, имам-мөхтәсибләр һәм Буа шәһәре имамнары катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мөселманнарының документаль мирасын саклауның мөһимлеген билгеләделәр һәм Татарстанның Архив фондын мөселман оешмалары һәм дини уку йортлары документлары белән тәэмин итү эшен оештыру перспективалары, мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә архивлар оештыру, фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә архив документларын куллану, халык белән эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*