tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә килә
Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә килә

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә килә

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры артистлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 24-27 февральдә чыгыш ясаячак.

Уфаның «Нур» татар дәүләт театры Казанга гастрольләргә җыена. Сәфәр беренче чиратта ике республика халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә «Башинформ».

«Нур» Казан тарихы белән нык бәйләнгән, анда беренче татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исеме алтын хәрефләр белән мәңгеләштерелгән. Нәкъ менә ул татар театр труппасын оештыра, аның варисы — хәзерге «Нур» театры.

Театр күрше республикага үзенең иң яхшы спектакльләрен алып килә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*