tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап “Татар фестивале” узды
Чистайда Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап “Татар фестивале” узды

Чистайда Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап “Татар фестивале” узды

21 нче декабрь көнне Чистай муниципаль гомуми белем бирүче 2 нче гимназиядә Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап, “Татар фестивале” узды. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мөҗип улы Галимов, Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Фәез улы Мифтахов, якташ шагыйрәбез Минзифа ханым Әхмәтшина, җирле ” Ак калфак” татар хатын- кызлары оешмасы вәкилләре катнашты. Гимназиядә 11 төрле милләт балалары укый икән. Халыклар бердәмлеге елында гына түгел, башка елларда да биредә чын- чынлап дуслык, бердәмлек хөкем сөрә. 100 елдан артык чал тарихы булган бу горур уку бинасы үзенең милли йөзен беркайчан да югалтмаган.

Гасырдан артык вакыт эчендә ул туган телебезне саклау, үстерү, яшь буынга җиткерү юлында, гореф- гадәтләребезне барлау юнәлешендә зур хезмәт куйган. Без карап узган Татар фестивалендә  шуның ачык дәлилен күрдек. Гимназиягә килеп кереп, чыгып киткәнчегә кадәр бары тик татарча гына сөйләшү ишеттек. Укучылар татар телендә Гимназия вальсы белән бик матур итеп каршы алганнан соң, фестиваль кунаклары  гимназия тормышы белән таныштыручы төрле тукталышларда булдылар.

100 елдан артык тарихлы гимназиянең “Музей” тукталышында уку бинасының узганы белән таныштырса “Аулак өй” исә халкыбызның гореф- гадәтләрен бергәләп искә төшерергә ярдәм итте.”Белемлеләр илендә” бүлегендә  укучыларның фәннәр буенча олимпиадалардагы уңышлары, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, фәнни-эзләнү конференцияләрендә, укулардагы уңышлары күзәтелде.

“Татар халык уеннары” секциясендә кунаклар кечкенә сыйныф укучылары башкаруында милли уеннар, “Оста куллар” күргәзмәсендә гимназия укучыларының кул эшләре белән таныштылар. Шулай ук  укучылар “Вакытлы матбугат” темасына  яратып укый торган газета- журналлары турында,  “Замана баласы” тукталышында  үзләренең яңа технологияләр белән, интернет ресурслар кулланып, төрле проектлар эшләүләре хакында сөйләделәр.

Музыкага багышланган бүлектә гимназия йолдызларының дәртле җырлауларын ишеттек. Укучыларның спорт өлкәсендәге уңышлары турында бик матур мәгьлуматларны, яуланган диплом, грамоталар турында бик теләп “Яшь спортчылар» тукталышында тыңладык. Ә “Татар ярминкәсе”ндә ниләр генә юк иде! Монда төрле проектлар буенча балаларның кул эшләре дә, төрле- төрле милли бизәкле татар чәйләре, китапчыклар, тегелгән, чигелгән, бәйләп ясалган киемнәр – барысы да бар.

Ә “Дуслык аланында” гимназиядәге төрле милләт балаларының чыгышларын карадык. hәр тукталышта балалар саф татарча чыгышлар ясадылар. hәр тукталышта укучыларның искиткеч зур әзерлекләре, телебезне чын яратулары сизелә. Мондый хисләрне, билгеле инде, бер ел өчендә генә тудырып булмый. Укытучыларның бу өлкәдә даими эшләве ап- ачык.

Бу чарадан соң шәhәрнең “Чистай” мәдәният үзәгенә җыелдык. Биредә Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлекчәсе hәм аның каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын- кызлары тарафыннан шәhәрнең “Чистай” мәдәният үзәгендә Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елына тантаналы йомгак ясалды. Бу чарада шәhәр хакимиятенең идарә аппараты җитәкчесе Мазгутов Равил Рафаил улы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе, шәhәр Советы депутаты Мифтахов Фәрит әфәнде, якташ шагыйрәбез Минзифа ханым Әхмәтшина, шәhәребез мөхтәсибе, “Нур” мәчете имам- хатыйбы Кыямов Мөхәммәт хәзрәт, “Әнәс” мәчете имам- хатыйбы Әбү Бакр хәзрәт, аксакаллар, мөгаллимәләр, муниципаль район мәгариф hәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.

Бу ел кысаларында җирле татар конгрессы hәм “Ак калфак” татар хатын- кызлары тарафыннан башкарылган эшләрнең видеоролигын карадык. Җирле татар конгрессы җитәкчесе Фәрит Мөҗип улы Галимов үзенең чыгышында Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясады.Шәhәребез мөхтәсибе, “Нур” мәчете имам- хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямовка hәр эштә дә зур ярдәм итүе өчен олы рәхмәтен белдерде.
Мәктәпләрдә hәм балалар бакчаларында ел буена башкарылган эшләр турында мәгариф бүлегенең милли белем бирү hәм регионара хезмәттәшлек буенча методисты Гайфетдинова Айгөл ханым Рәфкат кызы чыгыш ясады.

Соңыннан ел буена актив эш алып баручыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шулай итеп, Чистай муниципаль районы буенча Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы бик әhәмиятле булып, кирәкле, файдалы чаралар белән узган.
Шәhәрдәге 2 мәктәп hәм 4 балалар бакчасы ел кысасында грант алганнар.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе җитәкчесе,

шәhәр Советы депутаты Фәрит Мифтахов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*