tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград шәһәре татар автономиясе халыкны берләштерә
Димитровград шәһәре татар автономиясе халыкны берләштерә

Димитровград шәһәре татар автономиясе халыкны берләштерә

Димитровград шәһәре татар автономиясе – өлкәбездә иң актив эшләүче милли оешмаларның берсе. Ул төрле буын вәкилләрен берләштерә.

Автономиянең тынгысыз йөрәкле активистлары тырышлыгы белән ел дәвамында телебезне, мәдәниятебезне саклап калу һәм үстерү, Ислам динен киңрәк җәелдерү максатында төрле чаралар үткәрелгән. Сабантуй бәйрәме, Татар теле һәм мәдәнияте көне, “Г.Сәгыйров укулары” дип исемләнгән регионара фәнни-гамәли конференция, “Умырзая” балалар иҗат конкурсы, Идел буе шәһәрләренең татарча көрәш турниры әнә шундыйлардан.

Узган атнада автономиянең президиум әгъзалары җыелып, агымдагы елга нәтиҗә ясадылар һәм киләчәккә планнар кордылар. Автономия рәисе Фәнис Заббаров милли һәм дини эшләрдә актив катнашучы милләттәшләребезгә, татар җанлы эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Алдагы көннәрдә дә кулга-кул тотынышып, аңлашып эшләргә, озак еллар халкыбызга хезмәттә булырга насыйп итсен, диде Димитровград татарларының лидеры.

Очрашу зәвыклы итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы янында күмәкләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Р.Нигъмәтле

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*