tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында мәдәният йорты ачылды
Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында мәдәният йорты ачылды

Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында мәдәният йорты ачылды

Бүген Чуваш Республикасының Батыр районы Озын Куак авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Ачылыш тантанасында Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты.

“Чуваш Республикасы төрле өлкәләрдә үсеш кичерә. Безнең икътисадыбыз да, социаль, мәдәни өлкәләребездә дә мактанырлык уңышларыбыз бар. Батыр районы да тырыш, уңган халкы белән аерылып тора. Бүген менә Озын Куак авылы өчен истәлекле вакыйга, тарихи көн – яңа мәдәният йорты үз ишекләрен ача. Яшь әниләр, балалар күп күренә монда. Мәдәният йорты гөрләп эшләсен,- диде республика хакиме.

Кызыл тасманы Озын Куак авылы балалары һәм мәдәният йорты мөдире Ринас Гайфин кисте. Ул 50 ел клуб мөдире булып эшли.

“Минзәлә культура-агарту училищесын тәмамлап кайтканнан бирле, гомер буе бер урында эшләдем. 70 нче яшем белән барам инде, әмма картаерга ярамый. Клубыбыз бик нык искерде, уңайлыклары да юк иде. Рәхмәт Хөкүмәтебезгә, Яңа ел алдыннан шундый бүләк ясаулары өчен”  – диде клуб мөдире.

Мәдәният йорты рәсми төстә ачылгач, бәйрәм уңаеннан оештырылган концерт тамаша залында дәвам итте.

Озын Куак авылында иске клуб 1974 елда ачылган. Ул шактый искергән була. Республика Хөкүмәте махсус программасы нигезендә, озынкуаклылар быел яңа мәдният йорты төзү бәхетенә ирешә.
“Төзелеш эшләре 6 сентябрьдә башланып киткән иде, – ди Озын Куак авыл җирлеге башлыгы Фәнил Алиуллов “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Клуб фәкать республика һәм җирле бюджет акчасына төзелде. Мәдәният йорты бинасында китапханә, төрле түгәрәкләр өчен бүлмәләр бар. Тамаша залы 150 кешегә исәпләнгән. Барлык уңайлыклар тудырылган, бәдрәф, заманча юыну бүлмәләре эшләнгән.

Шушы авылның эшмәкәре – “Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгы”н оештыручы Рәшит Сәнҗәпов клуб төзелеше эшеннән дә читтә калмаган. Аның авыл эченә 9,5 чакрым юл салдыру, күлләр, җәйге бассейн ясатуы, мәктәпкә капиталь ремонт ясауда финанс ярдәме күрсәтүе билгеле. Ул, авылдашларын яңа ачылган клуб белән котлап, бүген дә мәдәният йортына матди ярдәм күрсәтте.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*