tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә “Экстремизмга урын юк!” дигән түгәрәк өстәл узды
Чувашиядә “Экстремизмга урын юк!” дигән түгәрәк өстәл узды

Чувашиядә “Экстремизмга урын юк!” дигән түгәрәк өстәл узды

Чувашиянең Новочебоксарск шәһәрендәге җәмигъ мәчетендә «Экстремизмга урын юк!» дигән исем астында чираттагы түгәрәк өстәл янында җитди сөйләшү узды. Анда шәһәрдә һәм якын-тирә авыл,шәһәрләрдә эшләүче ислам һәм православие дине әһелләре катнашты.

Утырышта чыгыш ясап, шәһәр мэры Николай Ермолаев бүгенге көндә яшьләргә игьтибар кимеде, шуңа күрә алар белән ешрак аралашырга һәм буш вакытларын дөрес оештыру турында уйланырга кирәк диде. Һәрберебезгә мәгьлүм, эскстримзмның милләте дә, дине дә юк. Шунлыктан, әлеге проблема җәмгыятьне борчый да.

Татарстаннан килгән кунак Рузил Ихсанов Казанда яшьләр, студентлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашып, бу эшне гаиләдән башларга кирәк, диде. Новочебоксарск мәчете имамы Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов киләчәктә мондый очрашу, сөйләшүләрне мәчеттә яшүсмерләр, студентлар белән дә оештырырга кирәк дип асссызыклады.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*