tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Милли китапханәсендә чуваш телендәге «Моабит дәфтәрләре» күрсәтелде
Чувашиянең Милли китапханәсендә чуваш телендәге «Моабит дәфтәрләре» күрсәтелде

Чувашиянең Милли китапханәсендә чуваш телендәге «Моабит дәфтәрләре» күрсәтелде

Чувашиянең Милли китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 1956 елда чуваш телендә басылып чыккан «Моабит дәфтәрләре» китабы тәкъдим ителде.

Китап әдәби кичә өчен әзерләнгән «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» дип аталган күргәзмәгә куелган иде. Ул Милли китапханәдә саклана һәм библиографик ядкарь булып санала.

Әдәби кичәдә студентлар һәм педагоглар Җәлил шигъриятен чуваш теленә тәрҗемә иткән Чувашиянең халык шагыйре Валерий Тургай һәм Чувашиянең милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин белән очрашты.

«Бу шагыйрьнең каһарманлыгы беркайчан да онытылмаячак. Ул иҗаты белән дә, тормышы белән дә үз халкыңны ничек яратырга мөмкин иткәнлеген күрсәтте», дип билгеләп үткән кунаклар.

Килүчеләргә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, батырлыгы турындагы чыгышлар фотохроника, биографик фильм кадрлары, музыкаль композицияләр, шигырьләр белән үрелеп барган.

Аудитория «Вәхшәт» шигырен аеруча җылы кабул иткән. Шигырьне Чуваш дәүләт филармониясе солисты Динара Юнисова укыган. Кичәне Чабаксар балалар музыка мәктәбе укытучылары Марина Зубцова һәм Кристина Муравьеваның чыгышлары бизәгән.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*