tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Татар сүзе» республика бәйгесе тәмамлана

ВИДЕО: «Татар сүзе» республика бәйгесе тәмамлана

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» республика бәйгесе тәмам. Шул уңайдан “Татмедиа” агентлыгында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле уку бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды.  Бәйгедә шигърият, проза, мәсәл жанрлары буенча үткәрелде. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия каралган. Бәйгенең приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.

Катнашырга теләк белдәрүчеләр 2 яшьлек баладан алып 92 яшьлек бабайга кадәр. «Татар сүзе» республика бәйгесенең икенче турына узган финалистлар исемлеге филармония сайтында урын алган. Барлыгы 3955 видеоязма килгән, шулар арасыннан 31 кеше финалга үтте. Бәйгенең гала-концерты 21 февральдә Халыкара  Туган тел көнендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония сәхнәсендә була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*