tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Урмай авылында танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар
Чувашиянең Урмай авылында танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар

Чувашиянең Урмай авылында танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Гыйбатдиновны искә алдылар

2020 елның 7 июлендә каты авырудан соң Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, «Мишәр» фольклор ансамбленә нигез салучы Фәрит Гыйбатдинов арабыздан китте.

Мәрхүм татар телен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча зур эш башкарган. Аның тырышлыгы белән «Мишәр» фольклор ансамбле Чувашиядә генә түгел, аннан читтә дә киң танылу алган.

Бүген милләттәшебезнең туган авылы Урмайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев булды. Биредә Милли Шура рәисе Фәрит Гыйбатдиновның туганнары һәм якыннары белән бергә зиратка барып, аның рухына дога кылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*