tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Азия илләрендә татарлар Берлеген төзиячәкбез”
Данис Шакиров: “Азия илләрендә татарлар Берлеген төзиячәкбез”

Данис Шакиров: “Азия илләрендә татарлар Берлеген төзиячәкбез”

Әлеге фикерне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Милли Шура Бюросының беренче утырышы вакытында җиткерде.

Ул шулай ук, татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр комитеты җитәкчесе буларак, алдагы бурычлар белән таныштырды:

– Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты белән берлектә без берничә чара планлаштырабыз. Кыргызстан Республикасы Бишкек шәһәрендә татар оешмасының 25 еллык юбилее узачак. Без  Ауропа татарлары Альянсы мисалында “Азия татарлары” берлеген төзергә планлаштырабыз. Шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Хөкүмәте белән берлектә Истанбулда фәнни-гамәли конференция, ә  Искешәһәрдә исә Сабантуй узачак,-диеп белдерде Данис Шакиров.

Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр комитеты җитәкчесе киләчәктә чит илләр белән элемтәләр тыгыз булачагын һәм төрле чаралар узачагын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*