tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кыла
Данис Шакиров Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кыла

Данис Шакиров Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кыла

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Башкортостан Республикасына сәфәр кыла. 20 августта күрше республиканың Мишкә районында каһарман Гази Заһитовның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар булачак. Аерым алганда, Мишкә авылында «Биш герой» мемориаль комплексын ачу тантанасы узачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән милләттәшләребезне күренекле вакыйга белән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тәбрик итәчәк. Эшлекле сәфәр кысаларында Башкортстанның Туймазы һәм Иглин районнарында булу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*