tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан башкаласында билингваль һәм полилингваль белем бирү үсеше белән танышты
Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан башкаласында билингваль һәм полилингваль белем бирү үсеше белән танышты

Казан шәһәре Думасы депутатлары Татарстан башкаласында билингваль һәм полилингваль белем бирү үсеше белән танышты

Кичә мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча, шәһәрлеләрнең сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча даими комиссияләр депутатлары, шулай ук «Омет – Надежда» берләшмәсенең хатын-кыз депутатлары Казанда билингваль һәм полилингваль белем бирү үсеше белән таныштылар. Алар «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексында булдылар. Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова катнашты.

Казанда узган ел рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүче беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Белем бирү комплексы ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән 165-нче номерлы Казан мәктәбе базасында төзелде.

Комплекс концепциясе ике юнәлешне күздә тота: полилингваль юнәлештәге укыту рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барылганда, татар теле өстенлекле булып кала, һәм билингваль юнәлеш, төп тел рус теле булганда, ә татар теле укыту планына мәҗбүри предмет буларак кертелгән.

Инглиз теле мәктәптә беренче сыйныфтан тирәнтен өйрәнелә. Җиденче сыйныфтан башлап, балаларда география, биология һәм математика кебек фәннәрне инглиз телендә өйрәнү мөмкинлеге бар. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 1978 елдан соң беренче тапкыр «Мәгариф» нәшрияты тарафыннан дәреслекләр инглиз теленә тәрҗемә ителде.

Комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов очрашуда катнашучыларны укыту процессын оештыру һәм уку учреждениесенең техник җиһазланышы белән таныштырды. Депутатлар күп функцияле спорт залын, бассейнны, иҗат остаханәләрен, мастер-класслар үткәрү остаханәләрен, фәнни лабораторияләрне, видео- һәм тавыш яздыру студиясен, китапханәне, актлар залларын, ашханә һәм медицина үзәген карадылар. Шулай ук ул тиздән белем бирү комплексы укучылары өчен өстәмә белем бирү үзәге ачылачагы турында сөйләде, ул ел буе балаларны тел сменаларына кабул итәчәк.

Шәһәр Думасы секретаре «Адымнар» комплексы исеменә һәм аның тарихына игътибар итте. Айдар Шәмсетдинов бу аның тәкъдиме, дип аңлатты. «Мин мәктәпнең исеме баланың тормыш баскычлары буйлап этаплап үсүен күрсәтүен теләдем. Минтимер Шәрип улы Шәймиев, зирәк кеше буларак: «Адымнар – белем һәм татулыкка илтә торган юл» дип өстәде.

Евгения Лодвигова «Адымнар» мәктәбендә тагын нинди телләр өйрәнергә мөмкин булуы белән кызыксынды. «Бездә өстәмә рәвештә француз, испан, гарәп, төрек, корея һәм кытай телләрен өйрәнергә мөмкинлек бар», – дип җавап бирде Айдар Шәмсетдинов.

Депутатлар әлеге проектның уникальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үттеләр. Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» үзәген булдыру Татарстан территориясендә рус, татар һәм инглиз телләрендә конкурентлы белем бирүне тәэмин итүче полилингваль мәктәпләр челтәрен үстерү өчен башлангыч булды.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*