tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белгечләр катнашында музыка иҗат итү һәм фәнни-популяр лекцияләр тыңлау мөмкинлеге: TAT CULT FEST 2021 фестиваленең белем бирү программасы ачыкланды
Белгечләр катнашында музыка иҗат итү һәм фәнни-популяр лекцияләр тыңлау мөмкинлеге: TAT CULT FEST 2021 фестиваленең белем бирү программасы ачыкланды

Белгечләр катнашында музыка иҗат итү һәм фәнни-популяр лекцияләр тыңлау мөмкинлеге: TAT CULT FEST 2021 фестиваленең белем бирү программасы ачыкланды

30 август көнне 14:00-20:00 сәгатьтә TAT CULT FEST 2021 фестивале кысаларында Казан Кирмәнендә татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган 3 экспресс-лекция тыңлау һәм ачык студия форматында Илья Барамия, Марат Татурас, Регина Рокитянская катнашында музыка иҗат итү мөмкинлеге булачак. Барлык вакыйгалар TAT CULT FEST фестиваленең Кол Шәриф янындагы белем бирү мәйданчыгында узачак. Керү ирекле.

14:00 Лекция: «Сүзләр машиналары: ясалма интеллект татар телен иҗат итә», Наталия Федорова, рәссам, куратор, технологик сәнгать тикшеренүчесе, филология фәннәре кандидаты, Төгәл механика һәм оптика институтының Art&science программасы укытучысы (Санкт-Петербург)

Әлеге лекциядә Наталия Федорова машиналар иҗат иткән текстлар турында сөйләячәк. Әлеге төр машиналардан Әл-Җәзари, Әл-Муради, Муса ибн Шакир кебек ислам яңарышы мөхәндисләре дә файдаланган. Лекция фән, сәнгать һәм татар теленең кызыклы үрелмәсенә багышланачак.

Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739723/

15:00 Илья Барамия белән трек яздыру (Санкт-Петербург)

Петербург музыканты, тавыш режиссеры һәм музыкаль продюсер, «АИГЕЛ» дуэты катнашучысы, «Маяк» креатив индустрияләр мәктәбенең «Заманча музыка һәм саунд-дизайн» юнәлеше җитәкчесеннән остаханә. Ильяның Россия музыкасына 1997 елдан бирле катнашы бар: ул «Ёлочные игрушки» электрон дуэтында (Александр Зайцев белән берлектә), 2H Company IDM-хип-хоп-төркемендә, «Самое большое простое число» инди-төркемендә уйный. 2010 елны ул Александр Зайцев белән берлектә Сергей Курёхин премиясенең «Электромеханика» музыкаль номинациясен яулый.

16:00 Экспресс-лекция: «Фәлсәфә теле буларак татар теле: аң, җан һәм тән теле», Әлфрид Бостанов, Ph.D, ТР ФА Тарих институтының директор урынбасары (Казан)

Һәр кешегә үз-үзеңә рефлексия ясарга ярдәм иткән эчке дөнья һәм хис кичерешләр теле ачык. Кеше күңеле кайда урнашкан? Тән һәм рух телдә ничек чагылыш таба? Хис-кичерешләрне белдергән сүзләр кешенең шәхесен ничек формалаштыра?

Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739748/

17:00 Марат Taturas катнашында музыкаль джем

Марат Taturas — композитор, саунд-продюсер, электрон музыкант, Россия кинематографистлар берлеге, Россия композиторлар союзының яшьләр секциясе, Europe-Asia (Лондон) иҗади гильдиясе әгъзасы. 100 дән артык фильмга саундтрек авторы. Аның эшләре бөтен дөнья буйлап күрсәтелә.

18:00 Экспресс-лекция: «Абау яки тел өйрәнүгә мең дә бер чара», Эльза Нәбиуллина, укытучы, тәрҗемәче, ТР ФА Тел, әдәбият һәм тарих институты аспиранты, Бим-радиосында «Айда учить татарча» рубрикасының авторы һәм алып баручысы (Казан)

Тел ул аралашу чарасы гына түгел, ул — халык хәтере дә. Игътибар белән карасак, без аерым бер авазларда, сүзләрдә, сүзтезмәләрдә халыкның менталитетына, яшәү рәвешенә, ышануларына хас үзенчәлекәрне күрә алабыз.

Керү ирекле, теркәлү сорала: https://creeptone-media.timepad.ru/event/1739749/

19:00 Регина Рокитянская катнашында импровизация

Регина — башкаручы, композитор, домра һәм музыка укытучысы. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе магистратурасын тәмамлый. Домра турында инстаграмда @thisisdomra блогын алып бара. Регина домра өчен танылган композицияләрне күчереп яза, автор әсәрләре иҗат итә.

Керү ирекле, теркәлү сорала: https://yummy-music.timepad.ru/event/1741593/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*