tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Берләшмә» форумында чыгыш ясады
Данис Шакиров «Берләшмә» форумында чыгыш ясады

Данис Шакиров «Берләшмә» форумында чыгыш ясады

Бүген Казанда «Берләшмә» форумының икенче көне үтә. Быел ул «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге” темасына багышланган.

Анда коммерцияле булмаган оешма вәкилләре,активистлар, волонтерлар, журналистлар, бизнесменнар һәм җәмгыятьтә барган процессларга битараф булмаган кешеләр катнашачак. Фикер алышу барышында катнашучылар агымдагы шартларда милләтара элемтәләрне саклау юлларын тәкъдим итәчәкләр.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты. Бүген ул «Россия халыклары телләре: саклау һәм үстерү” диеп аталган секция мәйданчыгында чыгыш ясады.

Чыгышы вакытында Данис Фанисович татар телен, фәнен, мәгарифен, милли мәдәниятне, тарихи мирасны, халык педагогикасын, демографиясен үстерү өлкәсендә максатчан программаларны эшләү һәм тормышка ашыру Бөтендөнья татар конгрессының төп максатларының берсе икәнен искәртеп үтте.

-2018 елдан башлап безнең тарафтан «Җәлил укулары»дип исемләнгән халыкара әдәби конкурс үткәрелә. Шулай ук белем бирү проектларының берсе – «Татарча диктант» акциясе дә ел саен уздырыла.

Исегезгә төшерәбез,Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 2022 елның 24- 25 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*