tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Инсаф Абдулла: Ватанпәрвәрлек хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк
Инсаф Абдулла: Ватанпәрвәрлек хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк

Инсаф Абдулла: Ватанпәрвәрлек хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк

Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла фикеренчә, ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк

«Татар кайда гына яшәсә дә, Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне белә. Аларның каһарманлыгы мәңгелек. Ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Муса Җәлилнең һәр шигыре ил, милләт турында. Берсендә дә совет властен мактамаган, Ленинга да дан җырламаган. Ул милләт һәм ил турында язган», – диде ул.

Казанда Муса Җәлил музей-фатирында Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алдылар. Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харасова әйтүенчә, аларны искә алу буенча зур чара Бөгелмә районында узган.

«Ел саен республикада һәм чит төбәкләрдә Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уза. Быел милли музей белән бергәлектә бераз алданрак үткәрдек ул чараны. 4 август көнне Бөгелмә районы Карабаш авылында узды. Анда Муса Җәлил белән бергә яшерен оешмада эшләгән тагын бер җәлилче яшәгән», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бу чара шулай ук Рәхим Саттарның тууына 110 ел булуга да багышлана.

Чарада Муса җәлилнең нәсел дәвамчылары кызы, оныгы һәм оныкчыгы катнашты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*