tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгы уртаклашу
Кайгы уртаклашу

Кайгы уртаклашу

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле кызы, күп еллар дәвамында Әзербайҗан “Туган тел” татар мәдәнияте җәмгыятен җитәкләгән Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлҗан Мясоутова вафат.

Милләтпәрвәр шәхес бөтен гомерен газиз халкыбызга багышлады. Ул гомере буе татар халкына туктаусыз хезмәттә булды, шуның белән милләттәшләребез арасында зур абруй казанды. Татар халкы өчен Гөлҗан ханымның вафаты зур югалту.

Бөтендөнья татар конгрессы Гөлҗан Кәшаф кызы Мясоутова вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*