tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: “Дин әһелләре форумында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак
Данис Шакиров: “Дин әһелләре форумында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак

Данис Шакиров: “Дин әһелләре форумында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак

3-5 нче июнь көннәрендә Казанда XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Җыен көннәрендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылучы чараларга да старт бирелә. Шундый чараларның берсе – “Казан Экспо”  Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк. Биредә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмә эшләячәк.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров җитәкчелегендә күргәзмәне оештыру комитетының беренче утырышы узды.  “Күргәзмә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында ачылачак,” – дип белдерде Данис Шакиров түгәрәк өстәл янына җыелучыларга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*