tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Дөньяда сүзебез бар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты
Данис Шакиров “Дөньяда сүзебез бар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

Данис Шакиров “Дөньяда сүзебез бар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2020 нчы елда галим Хатыйп Миңнегуловның 80 яшьлек юбилее уңаеннан 11 нче Татар гимнзиясендә Республикакүләм “Дөньяда сүзебез бар” дип исемләнгән Фәнни-гамәли конференциягә нигез салынды. Катнашучыларның географиясе бик киң булу сәбәпле, һәм эшләр Россиянең төрле төбәкләреннән килгәнлектән, алдагы елларда конференция Россия күләм дәрәҗәгә үсте.

Быел 4 нче Россия күләм Фәнни конференциясе уза. Аңа Саха Якутия, Башкортостан, Марий Эл, Пермь, Киров өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт -Петербург шәһәрләреннән 343 эш килде.
133 эш финалга узды. Барлык эшләр тупланып 4 нче басма җыентык нәшер ителде.
Конференциягә эшләр түбәндәге секцияләргә бүленеп кабул ителде:
1. Әдәбият һәм чор
2.Татар әдипләре иҗатында публицистика
3.Х.Миңнегуловның басма китапларына рецензиялэр һәм бәяләмәләр
4.Галим сузендә хикмэт бар
5. Сез иң гүзәл кеше икәнсез
6.Х.Миннегулов хезмәтләренә проект эшләре, презентацияләр
Конференциядә 8-11 сыйныф укучылары, студентлар, остазлар, укытучылар, тәрбиячеләр катнашты.

Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Разил Зиннатуллин катнашты.

Иң күп эшләр Х.Миңнегуловка багышланган иҗади эшләр секциясенә килде. Бу узе үк галимгэ булган олы хөрмэтне күрсәтүче дәлил.
Алдагы еллардагы конференцияләрдә Х. Миңнегуловның музей кабинеты булдырылган иде, 4 нче конференциягә аерым музей булмәсе ачылды. Ул яшь буынга гыйлем һәм тәрбия бирүдә рухи бер мәйданчык булып тора. Бөек галимнең гыйльми һәм иҗади эшчәнлеге аның китапларына салынган матур һәм мәгънәле гомер юлында бик куп дәрәҗәле исемнәргә лаек булган галим, чын мәгънәсендә зыялы кыю максатчан шәхес. Тормыш һәм хезмәт юлы да матурлык, батырлык үрнәге бит аның. Гомер буе халкына, милләтенә тугры хезмәт итү – үзе бер рухи батырлык, матурлык!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*