tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары җыела башлады
Казанга III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары җыела башлады

Казанга III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды катнашучылары җыела башлады

Бүген Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды башлана. Съезд кунаклары Казанга инде җыела башлады.

Делегатларны теркәү “Мирас”, “Татарстан”, “Амакс Сафар”, “Ногай” кунакханәсендә уза. Съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат катнашуы көтелә. Алар Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстониядән киләчәкләр.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узачак. Шулай ук биредә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим итәчәкләр, соңрак гүзәл затлар «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*