tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь драматург Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее директоры итеп билгеләнде
Яшь драматург Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее директоры итеп билгеләнде

Яшь драматург Айдар Әхмәдиев Салих Сәйдәшев музее директоры итеп билгеләнде

Яшь драматург, иҗатчы Айдар Әхмәдиев Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев исемендәге музейга директор вазифасына билгеләнүен әйтте

«Төп максатым – алдагы көннәрдә дә Салих Сәйдәшев мирасын халыкка җиткерү һәм аның аша яшь буында милли үзаңны уятуга өлешемне кертү. Быел 25 июньдә музейга 30 ел тула. Шул исәптән, без композиторның мемориаль бүлмәсен әзерләп куярга һәм яңа күргәзмә ачарга планлаштырабыз. Музейның рәсми ачылышы да шул көнне булачак, Аллаһ боерса», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Сәйдәшевның мирасы белән генә чикләнмичә, шулай ук аның чордашлары, Сәйдәшев даирәсе турында күбрәк сөйләячәкләр. «Планда Казан үзәге буйлап йөрү өчен җәяүле экскурсия әзерләү. Маршрут Нәҗип Җиһанов музееннан Салих Сәйдәшев музеена кадәр сузылачак», – диде директор.

«Бурычларымның берсе — Казанның яшь артистлары, иҗат коллективлары, музыка уку-укыту оешмалары белән, гомумән, татар музыка сәнгатенә битараф булмаган кешеләр белән дустанә мөгамәлә кору һәм музейны җанлы бер милли үзәккә әйләндерү», – диде Айдар Әхмәдиев.

Ул Салих Сәйдәшев иҗаты нигезендә халык моңнары торуын искәртте. «Әйтик, «Галиябану», «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар» кебек спектакльләргә язылган музыкасында без татарның моң-зарын тоябыз, милләтнең язмышы һәм киләчәге турында хис-кичерешләрен чагылдырган җәүһәрләрне күрә алабыз. Шушы халыкка якын булуы белән Салих абый безгә кадерле дә», – дип саный ул.

Яңа ачылачак музейда «Риваять» этно-төркеме ярдәмендә мәктәп балаларын да халык музыкасы белән якыннан таныштырачаклар. «Киләчәктә андый уку-укыту программалары артыр гына дип өметләнәбез», – дигән теләген әйтте директор.

«Габдулла Тукайның 137 еллыгы һәм җырчы Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган концерт оештыру да шул адымнарның берсе булып тора. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры оркестрына һәм безнең инициативаны бик теләп кабул иткән оркестрның җитәкчесе, баш дирижер Ильяс Камалга рәхмәт», – диде.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*