tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров эш сәфәре белән Ханты – Манси автономияле округында
Данис Шакиров эш сәфәре белән Ханты – Манси автономияле округында

Данис Шакиров эш сәфәре белән Ханты – Манси автономияле округында

4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Ханты – Манси автономияле округында Бөтенроссия милли бердәмлек форумы узачак.

Округ башкаласы илнең 40 регионыннан, шулай ук Татарстан Республикасыннан 600дән артык делегат каршы алды. Әлеге форум вакытында алар милли сәясәт мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр.

Бүген Ханты-Мансийскида Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуны бәйрәм итү чараларына йомгак ясау максатыннан “Бөтенсебер мөселман киңәшмәсе” түгәрәк өстәле була.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*