tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак урын белән танышты
Данис Шакиров Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак урын белән танышты

Данис Шакиров Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак урын белән танышты

2023 нче елның 27 май көнендә Әстерхан өлкәсендә XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бүген биредә Сабан туен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.  Делегация составында шулай ук ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Татарстан Республикасының халык артисты, Казан шәһәр филармониясе, «Казан» бию ансамбле һәм балалар студиясе сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова бар иде.

Кунакларны Вице – губернатор – Әстерхан өлкәсе губернаторы администрациясе җитәкчесе Павел Паутов кабул итте. Алар Сабан туена әзерлек һәм аны уздыру хакында фикер алыштылар, милли бәйрәм узачак урыннар белән таныштылар. Утырышта катнашучылар 26 май көнне – татар сәнгать әһелләре концерты, 27 май көнне Сабантуй бәйрәме оештырылачак дигән фикергә килделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*