tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар үткәрелә
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар үткәрелә

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар үткәрелә

Алабугада, Лениногорскида һәм Бөгелмәдә ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар узды. Проектның танылган жюри әгъзалары белән традицион бушлай иҗади очрашулар бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә.

Дәресләр өч юнәлеш – вокал, хореография һәм конферанс буенча оештырылды. Үз белемнәре белән фестивальнең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театрының труппа мөдире Алина Ивах һәм «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Айрат Баһаветдинов бүлеште.

Мастер-класслар республика районнары вәкилләре соравы буенча уза. Алар ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков исеменә мөрәҗәгать җибәрә. Ул үзе, шул исәптән фестиваль хәрәкәте аша, илнең яшь гражданины шәхесенең рухи һәм әхлакый үсешен хуплый. Шуңа күрә вакыйгаларның географиясе һәрвакыт үсә.

Ел саен сәнгать осталарын тыңларга теләүчеләр арта бара. Әйтик, бу юлы Алабугада катнашучыларның рекордлы саны – 50 якын кеше җыелды.

«Бу педагогларның профессиональ үсештә кызыксынулары турында сөйли. Гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки дәресләрне гади укытучылар түгел, ә мәдәни хәрәкәт лидерлары үткәрә. Моннан тыш, алар конкурс таләпләре турында гына сөйләп калмый, ә укучылар белән эшләү өчен нигезле белем бирә», — дип фикерләре белән уртаклашты «Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе» МКУ башлыгы Юлия Шәкүрова.

Кайбер педагоглар мастер-классларны инде әзерләнгән номерны камилләштерү һәм файдалы тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дип саный. Башкалар исә илһам чыганагы буларак күрә. Беренчеләре дә, икенчеләре дә эзләгәннәрен таба.

«Безнең балалар фестивальдә аңа нигез салынганнан бирле катнаша. Әлбәттә, елдан-ел бер үк техниканы куллану куркынычы бар. Мондый очрашулар гел хәрәкәттә булырга, эш алымнарын яңадан карарга һәм номерларны тәкъдим итүнең яңа юлларын табарга булыша. Мастер-класслар бик рухландыра», – дип уртаклашты «Империя» үрнәк бию ансамбле (Лениногорск) җитәкчесе Ольга Малыхина.

Дмитрий Туманов та мастер-класслар эшенә үз өлешен кертә. Театр эшендә тәҗрибәсе зур булган оста буларак, ул конферанска гына түгел, вокалга һәм хореографиягә өйрәнүче балаларның актерлык осталыгын үстерүгә аерым игътибар бирә. Чөнки чыгышның уңышы материалны җиткерү ысулына бәйле.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, районнардагы педагогларның һөнәри күнекмәләрен баетуда кызыксынулары зур.

“Безнең республикада бик матур вокал, хореография мәктәбе бар. Әмма педагоглар үзләре номерлар куйганда, аның драматургиясен төзүдә белемнәре булмау сәбәпле, кайбер авырлыклар кичерә. Аларга сәхнә тәҗрибәсе, актерлык һәм режиссерлык осталыгы җитми. Әлбәттә, дүрт сәгать эчендә бу осталыкны тулысынча җиткереп булмый. Әмма мондый очрашулар безне республикада балаларыбыз өчен тулы кыйммәтле һәм күпкырлы өстәмә белем булдыру һәм аны җиткерү максатына якынайта”, – диде Дмитрий Туманов.

Фестивальнең зона турлары башланганчы, мастер-класслар Нурлат һәм Әтнә районнарында, шулай ук Яшел Үзән районы балалары һәм педагоглары өчен узачак. Төгәл вакыты соңрак игълан ителәчәк.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*