tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ижауда “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле мәдәниятебез, йолаларыбыз белән таныштыра

ВИДЕО: Ижауда “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле мәдәниятебез, йолаларыбыз белән таныштыра

Ижауда икенче дистә ел “Асылъяр” балалар фольклор ансамбле малай-кызларны мәдәниятебез, сәнгатебез, йолаларыбыз белән таныштыра. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Лариса Гайнетдинова һәм аның ярдәмчеләре Ландыш Габделфартова, Альбина Миңнемөхәммәтова, Сергей Тютин һәм, әлбәттә, әти-әниләр. Коллектив бу елларда төрле алымнар кулланып, бихисап сәхнә куренешләре әзерләде. Ансамбль Казанда Түгәрәк уен фольклор фестивалендә, төрле регионнарда узган конкурсларда җиңүчеләр исемлегенең беренче юлында булды. Январь башында “Асылъяр” ансамбле җырчылары һәм биючеләре Санкт-Петербургта узган бәйгедә катнашып, төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булдылар. Ә 2022нче елны коллектив Габдулла Тукай әсәсрләренә нигезләнеп бик кызыклы жырлы-биюле әкият әзерләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*