tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Әстерханда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты
Данис Шакиров Әстерханда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

Данис Шакиров Әстерханда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты

Бүген Әстерхан шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Әстерхан татарлары автономиясе рәисе Динара Мәҗитова һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе делегатлары катнашты.

Биредә герой милләттәшебезнең шигырьләре укылды, тормыш юлы хакында сөйләнде. Шагыйрьне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Әстерханда Муса Җәлил һәйкәле «Россия Даны аллеясы» Россия проекты кысаларында 2017 елның 13 маенда пәйда булды. Бөек шагыйрь хәтерен мәңгеләштерү эшендә беренче адымнар Әстерхан җәмәгать эшлеклесе Әдилә Умеровага һәм «Дуслык» татар милли мәдәнияте җәмгыяте активистлары инициативасы белән ясала. Проект авторы — Краснодар скульпторы Александр Аполлонов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*