tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерхан өлкәсендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында концерт узды
Әстерхан өлкәсендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында концерт узды

Әстерхан өлкәсендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында концерт узды

Әстерхан өлкәсенең, Нариман районының, Каңга авылында Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында концерт узды. Концерт XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның бер өлеше буларак тәкъдим ителде.

“Хәерле кич! Иртәгә узачак Сабантуйның бу якты, матур кереш өлешен кабул итү зур бәхет. Мин сезне Губернатор Игорь Бабушкин исеменнән бәйрәм белән котлыйм. Без берләшергә һәм бергә булырга тиеш!”- дип сәламләде Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы Павел Паутов.

“Зур рәхмәтләр, бөек туган телемдә исәнләшәм. Беренче чиратта, бу бәйрәмне рәхәтләнеп кабул иткән Әстерхан өлкәсе губернаторга зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Ел дәвамында без чаралар әзерләдек. Сабантуй-ул көтеп алган милли бәйрәмебез. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклаган бәйрәм.”- дил сәламләде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев. Ул да үз чиратында Әстерхан губернаторына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәм янгында зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәмдә берләшергә өндәде.

Шулай ук чарада Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы медале һәм рәхмәт хатлары белән татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән Әстерхан өлкәсе кешеләрен бүләкләде.

Концертта «Болгар» һәм «Казан» дәүләт бию ансамбльләре, баянчылар ансамбле, «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле һәм Алинә Шәрипҗанова, Рөстәм Асаев та чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Әстерхан өлкәсенең, Идел буе районының Җәмәле авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның икенче өлеше узачак. Бу көнне милли бәйрәмебезнең бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту. Бөтенроссия сабантуе, төбәктә этнотуристик маршрутның бер урыны буларак, авылны тәкъдим итүче старт чарасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*