tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров гомер бәйрәмен билгеләп уза
Данис Шакиров гомер бәйрәмен билгеләп уза

Данис Шакиров гомер бәйрәмен билгеләп уза

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакировның туган көне

Кадерле Данис Фәнис улы!

Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Халкыбызның гамен, җанын тоеп яшәүдә, аны тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүегез олы ихтирамга лаек. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате белән тирәнтен таныш булып, аның рухи дөньясын колачлап яшәвегез Сезнең халкыбызның мәнфәгатьләрен кайгыртучы, көчле рухлы, зирәк җитәкче булуыгызга ачык мисал.

Тормыш күгегез һәрвакыт аяз булсын, янәшәгездә сезне хөрмәт итүче якыннарыгыз һәм дусларыгыз булсын. Киләчәктә дә милләтебезгә тугры булып, тоткан кыйблагыздан тайпылмыйча, халкыбыз өчен хезмәт итүегезне телибез. Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм күңел тынычлыгы телибез.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты коллективы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*