tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ялкын» журналы «Бик матур» проектында милли кием һәм аксессуарлар тәкъдим итә
«Ялкын» журналы «Бик матур» проектында милли кием һәм аксессуарлар тәкъдим итә

«Ялкын» журналы «Бик матур» проектында милли кием һәм аксессуарлар тәкъдим итә

«Бик матур» проекты нәтиҗәләренә багышланган чара Казан Кремле территориясендә тәкъдим ителә.

Проектның быелгы үзенчәлеге – образларны төрле милләт вәкилләренең аксессуарлары белән тулыландыру. Образларда мари, чуваш, удмурт, башкорт һәм татар халкы аксессуарлары кулланылган.

«Ялкын» журналы «Бик матур» проектын берничә ел дәвамында алып бара.

«Элек без яшүсмерләргә киенү стилен өйрәтә торган идек. Быел стилист Галия Сафина белән эшләдек. Ул бүгенге көн яшүсмерләре, яшьләрендә популяр булган образларга милли аксессуарларны яраклаштырды», – дип сөйләде Илназ Фазуллин.

Программада милли аксессуарларны заманча образларга яраклашып оештырылган дефиле, Казан брендларының көзге коллекциясе белән танышу, популяр җырчыларның – Илгиз Шәйхразиев, Лилия Хәйруллина, «Караш» төркеме чыгышлары көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*