tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искитмәле Олы Болгаер. «Бик күпләр шәҗәрәләрен төзи, нәсел тамырларының тарихын барлый башладылар»
Искитмәле Олы Болгаер. «Бик күпләр шәҗәрәләрен төзи, нәсел тамырларының тарихын барлый башладылар»

Искитмәле Олы Болгаер. «Бик күпләр шәҗәрәләрен төзи, нәсел тамырларының тарихын барлый башладылар»

Апас районының Олы Болгаер авылы тарихы бәян ителгән китапның исеме бу. Авторы – якташлары, журналист Хәмзә Бәдретдинов. Әмма бүген сүзебез ул хакта түгел. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының архив эшләре буенча комитеты оештырган «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә Апас районы данын яклаган Амануллиннар гаиләсе турында.

Коллегабызның йорттан-йортка йөреп Олы Болгаер тарихын җыюы халыкка шактый уңай тәэсир иткән дип уйларга кирәк. «Без генә түгел, тагын бик күпләр шәҗәрәләрен төзи, нәсел тамырларының тарихын барлый башладылар», – ди Алинә Амануллина бу җәһәттән.

Алинә үзе дә, актарына торгач, әби-бабаларының 12 нче буынына кадәр «төшеп» җиткән. Әлегә ул әнисе Рузинә ягыннан әби-бабаларын барлаган. Алга таба әтисе ягына да күчәргә исәбе. Ул гына да түгел, ире Илфат та, кызыксынып китеп, нәсел-нәсәпне белешеп  куйсаң, әйбәт булыр иде, дип әйткәли башлаган.

Авылда Амануллиннар кебек тик тора белми торган гаиләләр булу хәерлегәдер ул. Башкаларны да үз артыңнан  ияртүчеләр кирәк бит.

– Мин бәләкәй чактан ук бик актив идем, – ди Алинә. – Сәхнәдән дә төшеп тормадым. Хәзер дә җырларга бик яратам. Әле күптән түгел генә районда булып узган  Әлфия апа Авзалова фестивалендә дә икенче турга үткән идем. Мәшәкатьләр чыгып, чыгышымны дәвам итәргә мөмкинлек булмады. Бәйгегә дә аерым атап әзерләнүебез түгел иде. Эш шунда: авылда без беренчеләрдән булып гаилә бәйрәме үткәрдек. Дөресрәге, шәҗәрә төзелеп беткәч, үзебезчә шундый зур эш эшләдек бит инде, ничектер билгеләп үтәсе килде. Соңрак районнан шалтыратып: «Сезнең бәйрәм безгә бик ошады. «Без тарихта эзлебез» дип аталган бәйгенең зона ярышында катнаша алмассызмы икән?» – дигән үтенеч белән чыктылар. Ризалаштык. Барысы да әзер кебек тоелган иде. Тик алай ук булып чыкмады, ныклап әзерләнергә туры килде. Район җитәкчеләре дә ярдәм итте. Зур рәхмәт аларга.

Анысы шулай инде: бәйрәм – бәйрәм белән, бәйге шактый җаваплылык өсти бит.

– Яшел Үзәнгә 14әү бардык, – ди Алинә. – Әниебез Рузинә башлап йөрде. Без гаиләдә өч кыз үстек. Барыбыз да катнаштык. Әнинең энесе Рамил Зарифуллин гармунда уйнады. Балалар, оныклар – берсе дә читтә калмады. Кул эшләреннән күргәзмә оештырдык. Аларның күбесен әни үз куллары белән эшләгән: чиккән, теккән, ясаган. Әтием Гаделҗан гомер буе тракторчы булып эшләде, әнием – терлекчелектә. Мактаулы хезмәтләре өчен күп кенә бүләкләре дә бар. Аларның да кирәге чыкты. Жюри әгъзалары бик кызыксынып карады. Аннан театральләшкән чыгыш әзерләдек. Сәхнәгә зур шәҗәрә агачы ясап куйдык та, әниләр-әтиләр аңа ботаклар куйдылар, балалар шул ботакларга алмалар элделәр. Татар халык ашлары дип өстәлгә куелган сый-нигъмәтләрнең барысын да үзебез әзерләдек. Түгәрәк ипигә кадәр пешереп бардым. Өчпочмак, коймак, пәрәмәчләребез дә бик тәмле булды, авыл каймагы да алып барган идек, катык та оеттык. Өстәлдәге савыт-сабаларга да милли рәсемнәр төшерелгән иде.

Ризыкларның тәмле булуына гаҗәпләнәсе дә юк инде. Алинә кайчандыр бухгалтер белгечлеге алса да, декретта утырганда заманалар үзгәреп китеп, кыскартылуга эләккән. Аннан чыккач, озак сайланып тормаган, ашханәгә пешекче булып урнашкан.

Бәйрәмнәр, бәйгеләр үткәч, Алинә шәҗәрәне дә, җыелган документларны да, саклар өчен, әнисе туып үскән, хәзер әнисенең энесе Рамил Зарифуллин яшәгән төп нигезгә китереп куйган. «Шулай дөресрәк дип саныйм, – ди ул. – Туганнар да күбрәк шунда җыела, әби-бабалар рухы да шунда саклана бит».  Өстәвенә алар бергәләп нәсел-нәсәпнең тамырларында казынуны тагын да дәвам итәргә, архивларда утырырга да уйлыйлар. Хәзер инде балалары ярдәм итәр. Уллары Илфар өйләнгән, әти-әнисен оныклар белән сөендергән. Илсинә дизайнер булырга җыена, Казанда көллияттә белем ала. Зәринә икенче сыйныфта укый. Ул да әнисе кебек җырларга ярата: бу арада «Йолдызлык» фестивалендә катнашырга әзерләнеп йөри.

– Бәйгедә дә бик теләп катнаштылар. Шуңа күрә балаларым тукталып калмаслар, – дип, зур өмет баглый әниләре.

Сүз башымны искитмәле Олы Болгаер дип башлавым да юктан гына түгел иде.

– Авыл клубында чаралар үткәрелеп тора, – ди Алинә. – Әле күптән түгел генә Әнсар Галиев үз урамнарына багышланган китапны халыкка тәкъдим итте. Ул да, Хәмзә абый кебек, йорт саен йөреп, кешеләр белән очрашып, балачакта уйнаган уеннарга кадәр тәфсилләп-тәфсилләп язган. Күп кеше кайткан иде. Бик зур бәйрәм булды. Монысын инде сер итеп кенә әйтәм: әтиемнең сеңлесе дә гаилә бәйрәме үткәрергә әзерләнеп йөри әле.

Амануллиннарның да хыяллары юк түгел. Ике яктан да әби-бабайларны, туганнарны барлап, фотолар җыеп, бер кечкенә кенә китап чыгарсаң да ярар иде, дип уйлый Алинә. Монысы инде бигрәк тә балаларга, оныкларга истәлек өчен әйбәт булыр иде.

Фәния Әхмәтҗанова   

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*